Нәлемдә спорт көне

2016 елның 2 феврале, сишәмбе

Югары Нәлем мәктәбендә укучылар һәм мәктәпне тәмамлап чыгучылар арсасында волейбол ярышлары үтте. Исәп мәктәпне тәмамлап чыгучылар файдасына тәмамланды. 30 январь көнне Югары Нәлем командасы районда үткән “Сәләмәтлек” спартакиадасында катнашып чаңгы буенча районда өченче урынга лаек булдылар. Кызлар арасында Дания Авзалова 3 урынны яулады. 30 гыйнварда шулай ГТО нормасын үтәү буенча бердәм көн билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International