31 январьда Мирный бистәсендә “Чиста һава – сәләмәт буын дигән флеш – моб үткәрелде. Ул якшәмбе клубы программасы кыссаларында районда “Спорт һәм сәләмәт яшәү рәвеше Елына” багышланган иде. Программага иртәнге аэробика, йөрү, гимнастик күнекмәләр үткәрү һәм башка спорт уеннары керде. Файдалы ял саф һавада уеннар белән дәвам итте.