Хоккей ир-егетләр уены

2016 елның 1 феврале, дүшәмбе

26 январьда Валерий Тарасов исемендәге Бөтенроссия яшь хоккейчыларның “Алтын алка” ярышлары үтте. Анда 2003-2004 елда туган хоккейчылар чыгыш ясады. Зәйдән “Яшьлек” һәм Бөгелмәдән “Арслан” командалары арасында исәп 5:2 Зәй командасы файдасына үтте. 28 январьда Кама Аланында 2005 елда туган спортчылар өчен республика беренчелегенә календарь уеннары булып үтте. Анда Зәй һәм Кама Аланы командалары катнашты. Уеннар 3:4 исәбе белән Зәй командасы файдасына тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International