Зәй районында 2016 нчы ел - ” Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елы”. Шул уңайдан 30 нчы гыйнвар көнне Зәй шәһәр урман буенда “Сәламәтлек-2016” спартакиадасы кысаларында авыл җирлекләре һәм агрофирма хезмәткәрләре арасында шәһәр беренчелегенә чаңгы ярышы узды. Төги авыл җирлегеннән 2 команда хатын-кызлар һәм ир-атлар командасы катнашты. Ел буена спортның төрле төрләре буенча ярышлар үткәреләчәк. Мондый чаралар яшьләрнең, авыл эшчеләренең һәм аларның гаилә кешеләренең сәламәтлеген чыныктыруга файда гына булачак.