ЯҢАЛЫКЛАР


30
март, 2016 ел
чәршәмбе

25-27 мартта Казанда киокусинкай буенча ветераннар, ирләр, хатын-кызлар арасында Идел буе Федераль округы Чемпионаты һәм яшүсмерләр арасында Идел буе федераль округы беренчелеге үтте.

Су саклау зоналары елы уңаеннан 25 мартта Үзәк балалар китапханәсенең уку залында СОП (иҗтимагый куркыныч хәл)дә калган гаиләләрдәге балалар өчен “Урман һәм су” исемле экология сәгате үткәрелде. Суның кеше тормышында әһәмияте турындагы әңгәмә “Су- ул тормыш” исемле электрон презентация күрсәтү белән үрелеп барды.

29 март көнне шәһәр мәдәният йортында балалар “Без дус булсак, яманлыкка урын булмас” дип исемләнгән кичә булды. Ул халыкара театр көненә багышланган иде.

29 март көнне иске Зәйнең мәдәният йортында балалар өчен җыр кичәсе үтте. Балалар ике командага бүленеп төрле заманда җырланыла торган популяр җырларны башкардылар. Кайбер җырларның яңгырашын совет чорындагы мультфильмнардан алдылар һәм аларны кайсы фильмнан икәнен белергә кирәк иде.


29
март, 2016 ел
сишәмбе

Бүген Зәй районында язгы кыр эшләрендә катнашачак авыл хуҗалыгы техникасын басуга чыгар алдыннан тикшереп, кабул итүгә керештеләр. Бу мөһим чара “Түбән Кама” агрофирмасының “Нива” бүлекчәсендә башланып, хуҗалыктан хуҗалыкка күчеп дәвам итәчәк. Район һәм “АгроКөч-Төркем” ЯАҖ белгечләреннән, торган комиссия райондагы техника торышын әнә шулай тикшереп чыгачак.

26 мартта районның 3 зонасында (Налим, Кадер, Чыбыклы) хатын-кызлар арасында волейбол буенча “Сәләмәтлек” спартакиадасы кыссаларында район беренчелеге булып үтте. Ул спорт һәм сәләмәт яшәү рәвеше елына багышланды. Анда 20 команда катнашты.

Зәй районы игенчеләре кичә, 28 мартта, кыр эшләренә кереште. Басуга беренчеләрдән булып “Нива” ҖЧШ чыкты. Биредә көзге чәчүлекләрне тукландыруга керештеләр. “Туман” агрегаты уҗымны гектарына 2 центнер исәбеннән аммиак селитрасы белән тукландыра.

29 мартта, хакимиятнең кече залында милли “Мәгариф” проектын тормышка ашыру буенча утырыш булды. Анда әлеге проект буенча эш барышы турында берничә мәктәп һәм мәктәпкәчә белем бирү оешмасы җитәкчеләренең хисабы тыңланылды һәм киләчәктә эшне җанландыру буенча карарлар кабул ителде.


28
март, 2016 ел
дүшәмбе

27 мартта Мирный битәсендә ял көне клубы кыссаларында Нәүрүз бәйрәменә багышланган “Карга боткасы”татар халык бәйрәме үтте. Бу бәйрәм ел саен кыш тәмамланып, яз якынлаша, тирә-якта табигать уяна башлауга уздырыла. Бәйрәм “Конфетти”һәм “Вдохновение” хореография группаларының татар биюләре белән башланып китте.

Бүген, 28 март көнне, хакимиятнең зур залында район башлыгы, “Бердәм Россия” җирле партия секретаре Рәзиф Кәримов җитәкчелегендә сайлау штабының киңәйтелгән утырышы булды. Ул 22 майда үтәчәк Россия Федерациясе Дәүләт Думасына депутатка кандидатларны алдан сайлауларга (праймериз)әзерлек формасында үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International