Зәйдә кыр эшләренә керештеләр

2016 елның 29 марты, сишәмбе

Зәй районы игенчеләре кичә, 28 мартта, кыр эшләренә кереште. Басуга беренчеләрдән булып “Нива” ҖЧШ чыкты. Биредә көзге чәчүлекләрне тукландыруга керештеләр. “Туман” агрегаты уҗымны гектарына 2 центнер исәбеннән аммиак селитрасы белән тукландыра. Һава торышы яхшы булу сәбәпле, җир җебегән, ашлама чәчүлекләрдә тиз үзләштерелә. Тиздән башка агрофирмаларда да бу эшкә керешәчәкләр. Әлеге агротехник чараны үткәрүгә районга өч самолет һәм янә ике “Туман” агрегаты җәлеп ителәчәк. Рәзимә Кашапова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International