Зәй үзәк китапханәсендә балалар өчен экология сәгате үтте

2016 елның 30 марты, чәршәмбе

Су саклау зоналары елы уңаеннан 25 мартта Үзәк балалар китапханәсенең уку залында СОП (иҗтимагый куркыныч хәл)дә калган гаиләләрдәге балалар өчен “Урман һәм су” исемле экология сәгате үткәрелде. Суның кеше тормышында әһәмияте турындагы әңгәмә “Су- ул тормыш” исемле электрон презентация күрсәтү белән үрелеп барды. Балалар Татарстандагы су саклау зоналары турында тыңладылар, викторина сорауларына җавап бирделәр, кроссворд чиштеләр. Соңынннан бик кызыксынып “Зәй елгасы” исемле презентация карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International