26 мартта районның 3 зонасында (Налим, Кадер, Чыбыклы) хатын-кызлар арасында волейбол буенча “Сәләмәтлек” спартакиадасы кыссаларында район беренчелеге булып үтте. Ул спорт һәм сәләмәт яшәү рәвеше елына багышланды. Анда 20 команда катнашты. Беренчелекнең нәтиҗәләре буенча финал ярышларына 6 команда чыкты: Сармашбаш, Сарсаз-Баграж, Югары Пәнәче, Бигеш, Сәвәләй һәм Чыбыклы авыл җирлекләре командалары. Финал ярышлары 2 апрель көнне спорт сәләмәтләндерү үзәгендә булачак.