ЯҢАЛЫКЛАР


28
март, 2016 ел
дүшәмбе

27 мартта Мирный битәсендә ял көне клубы кыссаларында Нәүрүз бәйрәменә багышланган “Карга боткасы”татар халык бәйрәме үтте. Бу бәйрәм ел саен кыш тәмамланып, яз якынлаша, тирә-якта табигать уяна башлауга уздырыла. Бәйрәм “Конфетти”һәм “Вдохновение” хореография группаларының татар биюләре белән башланып китте.

Бүген, 28 март көнне, хакимиятнең зур залында район башлыгы, “Бердәм Россия” җирле партия секретаре Рәзиф Кәримов җитәкчелегендә сайлау штабының киңәйтелгән утырышы булды. Ул 22 майда үтәчәк Россия Федерациясе Дәүләт Думасына депутатка кандидатларны алдан сайлауларга (праймериз)әзерлек формасында үтте.

26 март көнне “Яр Чаллы” спорт үзәгендә ГТО нормасын тапшыру буенча 11 сыйныф укучыларының республика фестивале үтте. Анда Премьер-министр урынбасары, фән һәм мәгариф Министры Энгель Фаттахов катнашты һәм фестивальдә катнашучыларны кайнар котлады.

Үзәк китапханәнең татар бүлегендә, Халыкара балалар китабы көне уңаеннан, “Тылсымлы китап дөньясы” дип аталган ял көне клубы үтте. Туган телен яраткан, китапка хөрмәт белән караган бала гына белемле, аңлы, әдәпле, тәрбияле, күркәм кеше булып үсә.

25-27 мартта Казан шәһәрендә көрәш буенча 1998-1999 һәм 2000-2001 елгы яшүсмерләр арасында Россия беренчелеге булып үтте. Анда безнең якташыбыз Альберт Сәхәбиев 8 көрәшче арасында җиңү яулады һә 80 кг. үлчәмдә җиңүче булды – тренеры А.Р. Минһаҗев.

25 мартта шәһәр мәдәният йортындаигтарада өйрәнү буенча мастер-класс үткәрелде. Александр Селеверстов җитәкчелегендәге “Премиум” вокаль-инструменталь ансамбле әлеге башлангычка бик теләп алынды, чөнки музыкага мәхәббәт һәм яңа җырлар өйрәнү шушы алым белән генә килергә мөмкин.


26
март, 2016 ел
шимбә

25 мартта иске Зәйдә Бөек Ватан сугышы ветераны Емелин Василий Петровичны 90 яшлек юбилее белән котладылар. Аңа чәчәкләр һәм бүләкләрне шәһәр башлыгы урынбасары Елена Недошивина һәм ветераннар Советы җитәкчесе Марсель Хузин тапшырды.

25 мартта “Бердәм Россия” партиясенең кабул итү бүлегендә халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәттеләр. Ул бөтенроссия күләмендә үтә торган акция һәм Россиянең юристлар Ассоциясе ярдәме белән үткәрелә.

25 март көнне “Ялта Зәй” чаңгы үзәге базасында мәдәният хезмәткәрләре үзләренең профессиональ бәйрәмнәре – “Мәдәният хезмәткәрләре көнен” билгеләп үттеләр. Район башлыгы һәм район башкарма комитеты исеменнән мәдәният хезмәткәрләрен район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов котлады һәм Район башлыгы грантын откан хезмәткәрләргә таныклык һәм акчалата премия тапшырды.


25
март, 2016 ел
җомга

24 мартта «Бердәм Россия” партиясе канаты астында предприятие һәм оешмалар арасында бадминтон буенча “Язгы волан” дип исемләнгән турнир үтте. Анда 50 артык спортчы катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International