29 март көнне иске Зәйнең мәдәният йортында балалар өчен җыр кичәсе үтте. Балалар ике командага бүленеп төрле заманда җырланыла торган популяр җырларны башкардылар. Кайбер җырларның яңгырашын совет чорындагы мультфильмнардан алдылар һәм аларны кайсы фильмнан икәнен белергә кирәк иде. Балаларга мәдәният йорты хезмәткәрләре булышты, чөнки күп кенә җырлар алар бала чакта җырланырган иде инде. Мәсьәлән, “Антошка”, “Черный кот”, “Тала – тала”, “Ой мороз, мороз”, “Катюша”, “День победы”, “Три танкиста” инде гасырлар буена сакланып килә торган җырлар исәбенә керә һәм алар халык мирасы булып һәркемнең күңелендә саклана. Шуңа да балалар өчен әлеге кичә кадерле һәм эчтәлекле булып күңелләрендә сакланыр дип ышанасы килә.