Зәйдә кыр эшләренә техника әзерлеген тикшерү башланды

2016 елның 29 марты, сишәмбе

Бүген Зәй районында язгы кыр эшләрендә катнашачак авыл хуҗалыгы техникасын басуга чыгар алдыннан тикшереп, кабул итүгә керештеләр. Бу мөһим чара “Түбән Кама” агрофирмасының “Нива” бүлекчәсендә башланып, хуҗалыктан хуҗалыкка күчеп дәвам итәчәк. Район һәм “АгроКөч-Төркем” ЯАҖ белгечләреннән, торган комиссия райондагы техника торышын әнә шулай тикшереп чыгачак. Комиссия игътибарыннан орлык һәм ашлама тупланышы, хезмәтне саклау торышы да читтә калмый. “Нива” ширкәтендә техникалар әзерлеге 99 процент, кышын барлык техника (куәтле тракторлар да), агрегат һәм чәчкечләр биредәге остаханәдә ремонтланган, механизаторлар кирәк-ярак белән дә тиз көннәрдә тәэмин ителәчәк. Әзерлек сызыгына куелган техника һәм тагылма агрегатларны тикшерүдә район башлыгы Разиф Кәримов та катнаша Рәзимә Кашапова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International