Мирный бистәсендә балалар театр уйнадылар

2016 елның 30 марты, чәршәмбе

29 март көнне шәһәр мәдәният йортында балалар “Без дус булсак, яманлыкка урын булмас” дип исемләнгән кичә булды. Ул халыкара театр көненә багышланган иде. Театр- ул тылсымлы дөнья, әкият дөньясы, хыял һәм могҗиза. Инде ничәмә-ничә гасыр театр кеше рухына тугрыклы булып хезмәт итә. Төрле шамакайлар уеныннан башланган театрсыз хәзер дөньяны күз алдына да китерерлек түгел. Мәдәнят хезмәткәрләре “Рябинка” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән бергә театр геройлары булып уйнадылар, төрле костюмнар һәм сюжетлар белән таныштылар. Балалар мәдәният йортында эшләп килүче “Калинушка” театр түгәрәгенә чакыру алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International