Зәйдә милли “Мәгариф” проектын тормышка ашыру буенча утырыш булды

2016 елның 29 марты, сишәмбе

29 мартта, хакимиятнең кече залында милли “Мәгариф” проектын тормышка ашыру буенча утырыш булды. Анда әлеге проект буенча эш барышы турында берничә мәктәп һәм мәктәпкәчә белем бирү оешмасы җитәкчеләренең хисабы тыңланылды һәм киләчәктә эшне җанландыру буенча карарлар кабул ителде. Утырыш эшендә: район башлыгы урынбасары Валерий Акатьев һәм район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары-район мәгариф идарәсе җитәкчесе Гөлчәчәк Галимова катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International