27 мартта Мирный битәсендә ял көне клубы кыссаларында Нәүрүз бәйрәменә багышланган “Карга боткасы”татар халык бәйрәме үтте. Бу бәйрәм ел саен кыш тәмамланып, яз якынлаша, тирә-якта табигать уяна башлауга уздырыла. Бәйрәм “Конфетти”һәм “Вдохновение” хореография группаларының татар биюләре белән башланып китте. Мәдәният хезмәткәрләре “Кем беренче?”, “Сыерчыклар кайттылар”, “Түбәтәй”, таяк тартышы һ.б.төрле кызыклы уеннарны балалар белән бергәләп зур кызыксыну белән уйнадылар. Бәйрәм кайнар баллы чәй һәм карга боткасын авыз итү белән тәмамланды. Беренче боткалар илләргә иминлек һәм мул уңыш теләп таратылса, соңрак ул бар чарада катнашучыларга да бүлеп бирелде, кошларга да өлеш чыкты.