Бүген, хакимиятнең кече залында район Советының мәгариф, мәдәният, спорт, сәламәтлек саклау һәм милли мәсьәләләр даими комиссиясе утырышы үтте. Анда : “Спорт мәйданчыкларын рациональ һәм нәтиҗәле файдалану”,
Бүген Зәйдә космонавтлар Антон Шкаплеров белән Олег Артемьев булып китте. Россия геройларының бирегә килүе очраклы түгел: район космоска мөнәсәбәтле. Зәйдә Гагаринга кадәр бер ай алдан, җир орбитасында булып, шәһәрдән 10 километр читтә Иске Тәкмәк авылы басуына космик аппаратта эт төште.
Март ахырында Казанда туган тел һәм әдәбият укытучыларының Бөтенроссия бәйгесе узды. Конкурста Татарстан мәктәпләренең рус, татар, чуаш, удмурт, мари, мордва, яһүд, башкорт теле мөгаллимнәре, шулай ук Россия субъектлары гомумбелем бирү оешмаларының татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашты.
31 март көнне Минзәлә шәһәрендә социаль- икътисади үсеш буенча эксперт сессиясе булды. Аның эшендә район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов җитәкчелегендә 14 кешедән торган делегатлар катнашты.
Бүген, 31 мартта, хакимиятнең зур залында район башлыгы Разиф Кәримов җитәкчелегендә район һәм шәһәр Советы утырышлары үтте. Анда район һәм шәһәр бюджетының 2015 елга үтәлеше, 2016 ел бюджетына үзгәрешләр кертү һәм хисап палтасының 2015 елга отчеты тыңланылды.
30 мартта хакимиянең кече залында район башлыгы урынбасары Валерий Акатьев җитәкчелегендә район башлыгы каршындагы милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр буенча эшләп килүче Координацион Советның чираттагы утырышы булды. Анда 3 мәсьәлә карлды.
30 мартта, хакимиятнең зур залында, район башлыгы урынбасары Валерий Акатьев җитәкчелегендә авыл җирлеге башлыклары Советы утырышы булды. Анда авыл җирлекләрендә төзекләндерү эшләре торышы, янгынга каршы көрәш һәм язгы ташуларга әзерлек мәсьәләләре каралды.
Бүгенгесе көнгә районыбыз чәчүлекләрен ашлама белән тукландыру өчен 12 мең тонна ашлама кайтарылган, шуның 2700 тоннасы катлаулы ашлама. Язгы чәчүгә барлыгы, былтыр калган запасларны да кертеп 4503 тонна гамәлдәге матдә, һәр гектарга 65,1 кг. ашлама күләме кертергә әзер.
25-27 мартта Казанда киокусинкай буенча ветераннар, ирләр, хатын-кызлар арасында Идел буе Федераль округы Чемпионаты һәм яшүсмерләр арасында Идел буе федераль округы беренчелеге үтте.
Су саклау зоналары елы уңаеннан 25 мартта Үзәк балалар китапханәсенең уку залында СОП (иҗтимагый куркыныч хәл)дә калган гаиләләрдәге балалар өчен “Урман һәм су” исемле экология сәгате үткәрелде. Суның кеше тормышында әһәмияте турындагы әңгәмә “Су- ул тормыш” исемле электрон презентация күрсәтү белән үрелеп барды.