Зәйдә предприятиеләрдә хезмәт законнарының үтәлеше, хезмәткәрләрне эш урынындагы бәхетсезлек очракларыннан саклау буенча семинар үтте. Аның эшендә район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов, Хезмәт, мәшгульлек, социаль яклау министрлыгының бүлек башлыгы Алла Курзенева, республика дәүләт хезмәт инспекциясенең Әлмәттәге бүлеге җитәкчесе Фидаил Хәернасов, район предприятиеләреннән җаваплы затлар катнашты.
Концерт төркеме артистлары һәм автоклуб хезмәткәрләре “Түбән Кама” агрофирмасының “Нива” хуҗалыгында булып язгы чәчүдә хезмәт куючы механизаторларга үзләренең җырларын һәм изге теләкләрен бүләк иттеләр.
13 апрельдә узәк китапханәдә өченче мәктәпнең 7 класс укучыларына «Компьютер- кызык дөнья» дигән профориентациягә нигезләнгән китапханә дәресе узды. Укучылар белән очрашуга инженер-программист И.В. Вәлиуллин чакырылды.
13 апрельдән “Энергетик” мәдәният сараенда авыл үзешчән коллективларының чыгышлыры башланды. Алар үзәк сәхнәдә Россиядә кино елына багышланган “Тормыш кадрлары” дип исемләнгән театрлаштырылган тамашалары белән чыгыш ясыйлар.
Зәйдә кыр эшләре киң колач белән бара. 14 апрельдә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, күпьеллык үләннәр – 3 меңнән, көзге культуралар 8 меңнән артык гектарда тукландырылган, көздән сөрелгән җирләр 5 меңнән артык гектар мәйданда тырмаланган. Язгы кыр эшләрендә 72 агрегат тырмалау эшен башкара.
13 апрель көнне Иске Зәйнең мәдәният йортында “Кошлар турында кайгырт!” –дигән чара үтте. Укучы балалар кошлар турында кайгыртуның ничек булганын кул остасы Михаил Атласов йортына барып карадылар.
Март ае көннәренең берсендә музейда телефон шалтырады һәм бер мөлаем гына хатын тавышы үзенең тормыш иптәше белән очрашуны теләде. Ул Валентина Журавлева иде.Берничә көннән соң без очраштык һәм ул Чернобыль хәләкәтендә булган барлык вакыйгаларны түкми-чәчми сөйләп бирде.
Кешеләр күптән инде күккә очарга хыялланып яшәгәннәр. Алар кошлар очканны карап төрле очкычлар да уйлап тапканнар, ләкин ул бик ансат кына бирелми. Инде 50 ел элек галәмгә кеше оча, ул россия космонавты Юрий Гагарин була.
Татар телен, әдәбиятын, мәдәниятен саклау һәм үстерү, укучыларда әдәбиятка, сәнгатькә кызыксыну уяту, әдәби иҗатка сәләте булган яшьләрне ачыклау максатыннан, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы Татарстан Язучылар оешмасы белән берлектә татар телендә иҗат итүче мәктәп укучылары арасында “Илһам” бөтенроссия яшь язучылар бәйгесе игълан иткән иде.
Торак-коммуналь хезмәтләр өчен исәпләүләр, күрсәтелгән хезмәтләргә сакчыл караш, ТКХларның подряд оешмалары белән үзара хезмәттәшлеге –зәйлеләр һәм тармак хезмәткәрләре өчен актуаль тема. Район башлыгы Разиф Кәримов кушуы буенча әлеге мәсьәләләр бик җентекләп өйрәнелде һәм күрше шәһәрләр үрнәгендә кайбер уңай адымнар ясарга кирәклеге дә искәртелде, мәсәлән, Яр Чаллы коллегаларының уңышлы эшчәнлеге.