Беркемдә элеккеге кебек әйләнеп кайтмый...

2016 елның 14 апреле, пәнҗешәмбе

Март ае көннәренең берсендә музейда телефон шалтырады һәм бер мөлаем гына хатын тавышы үзенең тормыш иптәше белән очрашуны теләде. Ул Валентина Журавлева иде.Берничә көннән соң без очраштык һәм ул Чернобыль хәләкәтендә булган барлык вакыйгаларны түкми-чәчми сөйләп бирде. 1986 елның 23 июнендә алар 15 кеше Зәй военкоматыннан повестка алалар. Ике көннән аларны Бөгелмәгә туплыйлар, аннан ерак Томск шәһәренә җибәрәләр. Өйдә Александр Перферьевичның хатыны һәм кызы кала. Аларны бик җентекләп тикшерәләр- сәләмәтлекләрен генә түгел хәтта туган-тумачалары турында мәглүмат та алына. Аларны Чернобыль атом электростанциясендәге аварияне бетерү буенча туплаганнар икән. Александр Порфирьевич көне-төне эшли. Смена 12 сәгать эш. Эсселеккә һәм зыянлы радиация алуга түзәрлек түгел. Безнең герой тиешле доза алгач, аны башка эшкә күчерәләр.Ул 17 сентябрьгә кадәр хезмәт итә, ләкин радиация ораганизмда күбәйгәннән күбәя һәм ул демобилизацияләнә. Аңа ватан каршында күрсәткән батырлыгы өчен орден белән бүләкләнә. Чернобыль катастрофасын юк иткән батырлар юбилей медале белән дә бүләкләнә, ләкин инде исәнлек аксый башлый. Берничә ел элек Александр Порфирьевич паралич белән җәфалана. Аны хатыны Валентина кашыктан ашатып тора һәм бик ихтибарлы итеп карый. Аның хәлен белергә тормыш ямен югалмаган, шат йөзле күршесе Семипалатинскийдагы катастрофа ликвидаторы 77 яшьлек Миннегул Халиуллин кереп йөри. Ул да әлеге вакыйгаларның авыр тарих чоры итеп күз алдына китерә. Александр Порфирьевич 30 ел саклап тоткан ул чордагы документларны, дозиметрны һәм башка шәхси әйберләрен музейга тапшырды. Әйе тормышның ямен һәм тәмен татыр өчен авырлыкларны җиңәргә һәм мөмкин булганда батырлык та күрсәтергә кирәк. Илебезне без сакламасак, кем саклар соң? –ди Александр Порфирьевич үзенең хатерендә калаган вакыйгаларны искә алып.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International