Мирный бистәсендә космонавтлар көне

2016 елның 14 апреле, пәнҗешәмбе

Кешеләр күптән инде күккә очарга хыялланып яшәгәннәр. Алар кошлар очканны карап төрле очкычлар да уйлап тапканнар, ләкин ул бик ансат кына бирелми. Инде 50 ел элек галәмгә кеше оча, ул россия космонавты Юрий Гагарин була. Шәһәр мәдәният йортында космонавтиканың 55 яше тулган уңайдан зур чара үтте. “Рябинка” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр бик теләп “Йолдызга сәфәр” исемле фильм карадылар, шигырь сөйләделәр, төрле табышмакларга җавап эзләделәр. Аннан яшьләр “Космонавт бул!” дигән уен уйнадылар. Ул мәдәният йортыны бакчасында дәвам итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International