Концерт төркеме артистлары һәм автоклуб хезмәткәрләре “Түбән Кама” агрофирмасының “Нива” хуҗалыгында булып язгы чәчүдә хезмәт куючы механизаторларга үзләренең җырларын һәм изге теләкләрен бүләк иттеләр. Шул ук составта алар бүген 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче, хезмәт ветераны Мухина Мария Васильевнаны котладылар. Котлауларга шулай ук шәһәр башлыгы урынбасары Елена недошивина да кушылды. Ул Россия Федерациясе Президенты котлауларын тапшырды һәм истәлекле бүләк һәм чәчкәләр бүләк итте, ә автоклуб хезмәткәрләре үзләренең җырлары һәм матур теләкләре белән юбилярның күңелен күтәрде.