Торак-коммуналь хезмәтләр өчен исәпләүләр, күрсәтелгән хезмәтләргә сакчыл караш, ТКХларның подряд оешмалары белән үзара хезмәттәшлеге –зәйлеләр һәм тармак хезмәткәрләре өчен актуаль тема. Район башлыгы Разиф Кәримов кушуы буенча әлеге мәсьәләләр бик җентекләп өйрәнелде һәм күрше шәһәрләр үрнәгендә кайбер уңай адымнар ясарга кирәклеге дә искәртелде, мәсәлән, Яр Чаллы коллегаларының уңышлы эшчәнлеге.
Бүген, “Восток” агрофирмасының “Үрнәк” бүлекчәсендә концерт группасы һәм автоклуб хезмәткәрләре язгы кыр эшләрендә хезмәт куючы механизаторларыбызга үзләренең дәртле җырларын һәм изге теләкләрен җиткереп, аларның күңелләрен күтәрделәр.
Зәй районы басу-кырларында уҗым культураларын тукландыру эше дәвам итә. Бу эш барлык агрофирмалар, “Нива” җаваплылыгы чикләнгән ширкәтендә алып барыла. Шул рәвешле район буенча язгы тукландыру эше 40 проценттан артык башкарылды инде. Бу эш белән биш “Туман” агрегаты, өч очкыч шөгыльләнә.
Бүген, хакимиятнең кече залында Зәй иҗтимагый Советының утырышы булып үтте. Анда 2 мәсьәлә каралды: “ Бәлигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясенең хокук бозуларга каршы профилактика һәм уңышсыз гаиләләр белән эше”, “Халыкны хезмәт белән тәэмин итү” үзәгенең дәүләт хезмәте күрсәтү буенча эше” тикшерелде.
Якынлашып килүче сайлауларга әзерлек кыссаларында 12 апрельдә Түбән Кама шәһәрендә территориаль сайлау комиссиясе җитәкчеләренең укулары булып үтте.
Иске Зәйнең мәдәният йортында ел саен Тукайның туган көнен зурлап уздыралар. Быел да инде 12 апрельдән балалар өчен бөек шагырьнең туган көненә багышланган Тукай әкиятләреннән торган рәсем бәйгесе үткәрелде.
Үзәк китапханәдә “Дюймовочка” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен “Космоска юл” дигән презентация күрсәттеләр һәм аларга косманавтика буенча – Зәйдә тарихка кереп калган вакыйгалар турында сөйләделәр.
11 апрель көнне мини-футбол буенча шәһәр беренчелегенә предприятие һәм оешмалар буенча ярышта җиңүчеләр билгеле булды. 11 февральдә старт алган әлеге турнир “Сәләмәтлек” спартакиадасы кыссаларында узды.
55 ел элек дөньядагы барлык халык Гагарин фамилиясен ишеттеләр. 12 апрель, 10 сәгать 10 минутта ТАСС галәмгә беренчеләрдән булып кеше очканын хәбәр итте. Көннең герое булып Советлар Союзы граңданины, хәрби майор Юрий Алексеевич Гагарин булды.
Татарстанда “Бердәм Россия” партиясе вәкиле буларак Россия Дәүләт Думасына депутат булып сайланырга үз кандидатурасын тәкъдим итүчеләр арасында алдан тавыш бирүдә катнашучыларны теркәү тәмамланды.