13 апрельдә узәк китапханәдә өченче мәктәпнең 7 класс укучыларына «Компьютер- кызык дөнья» дигән профориентациягә нигезләнгән китапханә дәресе узды. Укучылар белән очрашуга инженер-программист И.В. Вәлиуллин чакырылды. Илнар Васил улы программист эше турында сөйләде, үз һөнәренең серләре белән уртаклашты, кайсы югары уку йортларында бу һөнәр ияләрен әзерләүләүне сөйләде. Балалар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр һәм шунда ук җавап алдылар . Укучылар әлеге профессиянең үзенчәлекләре һәм аның тормышта кулланышы турында мәгълүмат алдылар.