Зәйдә предприятиеләрдә хезмәт законнарының үтәлеше, хезмәткәрләрне эш урынындагы бәхетсезлек очракларыннан саклау буенча семинар үтте. Аның эшендә район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов, Хезмәт, мәшгульлек, социаль яклау министрлыгының бүлек башлыгы Алла Курзенева, республика дәүләт хезмәт инспекциясенең Әлмәттәге бүлеге җитәкчесе Фидаил Хәернасов, район предприятиеләреннән җаваплы затлар катнашты. Семинарда хезмәтне саклау буенча район координацион советы эше буенча совет рәисе Николай Нифатов чыгыш ясады. Шулай ук предприятиеләрдә техника куркынычсызлыгы, хезмәтне саклау мәсьәләләренең куелышы аерым мисалларда каралды. Семинарны ГРЭС предприятиесендә оештыру очраклы түгел, биредә хезмәтне саклау, эш урыннарының тиешле таләпләргә җавап бирүенә бик җитди игътибар бирелә, башкаларга да алар үрнәгендә эшләргә кирәк, дип басым ясады Илнар Хафизов. Чыннан да, ГРЭСта эшнең оештырылышы бик җитди, монда хезмәтне саклау буенча махсус комитет эшли, алар көн саен таләпләрнең үтәлешен контрольдә тота. 2015 елда станциядә хезмәтне саклау чараларына 7 миллион 465 мең сумнан артык чыгым тотылган. Шул ук вакытта Фидаил Хәернасов чыгышында Зәй районы территориясендәге предприятиеләрдә бәхетсезлек очракларының булып торуына басым ясады. Бу уңайдан ул шикәре заводында хезмәтне саклауга, тиешле инструктажларга аеруча игътибарлы булу кирәклеген ассызыклады, 11 апрельдә генә бер хезмәткәрнең эш урынында кул бармакларына зыян китерүен мисалга алды, мондый хәлләргә юл куймаска чакырды. Семинар барышында язгы кыр эшләре башлану сәбәпле, авыл хуҗалыгы тармагында да хезмәтне саклау чараларының үтәлешенә күзәтү ясалды. Авыл хуҗалыгы идарәсе белгече Марсель Рәхмәтов, барлык таләпләрнең үтәлешенә дә игътибарлы булуларын, җиргә иңдерелүче орлыкларны химикатлар белән эшкәртү вакытында хезмәткәрләрнең саклану киемнәренә җитди таләп куелуын ассызыклады. Кыскасы, һәр предприятие, һәр тармакта да кеше факторының мөһим булуы, аларның сәламәтлегенә, иминлегенә зыян китерүгә юл куймау чаралары барланды, моның өчен ниләр эшләргә кирәклеге искәртелде. Энҗе Әгъләмова