ЯҢАЛЫКЛАР


18
апрель, 2016 ел
дүшәмбе

15 апрель көнне Мирный бистәсендә “Балага шатлык бүләк ит!” исемле игелек чарасы булып үтте. Ул күп балалы, әз керемле гаиләләр өчен әзерләнгән иде. Балалар яхшы кәеф белән күңел биреп уйнадылар күңел ачтылар.

Район мәдәният йортында тукай укулары булып үтте. Анда Тукайга багышланган җыр, шигырьләр, Тукайның әкиятләреннән өзекләр, Тукай шигырьләре яңгырады.


15
апрель, 2016 ел
җомга

15 апрель көнне шәһәребезнең 6 мәктәбендә мәктәп оешмалары җитәкчеләре менеджмет буенча экзамен бирделәр. Анда җитәкчеләрнең оештыру сәләте, белеме, эш стажы тикшерелде. Барлык 58 җитәкче экзаменнарны уңышлы тапшырды.

Район басу-кырларында көзге культураларны һәм күпеллык үләнне тукландыру эше тәмамлану алдында. Көздән сөрелгән 10200 гектар пар җире тырмаланды. Арпа чәчү эше дә киң колач ала бара: барлыгы 1100 гектарда арпа культуралары чәчелде. Агымдагы язда барлыгы 56 мең гектар мәйданда язгы культуралар чәчеләчәк.

Күпфатирлы йортларны төзекләндерү республика программасы зәйлеләр өчен бик тә кирәкле һәм вакытлы булды, чөнки ул программа нигезендә елда 13-14 йорт төзекләндерелә, димәк әлеге йортларда яшәүчеләр бөтен мөмкинлекләрдән файдалана ала дигән сүз.

14 апрель көнне Зәй районы авылы җирлекләрендә “Ике йолдыз” дип исемләнгән ике тавышта җырлау һәм “Тылсымлы сандык” –дип исемләнгән фольклор коллективлары бәйгесе үтте. Бәйгедә Дүрт Мунча, Түбән Биш, Бура Киртә үзешчәннәре чыгыш ясады.

“Созвездие” – “Йолдызлык” телевизион яшьләр фестиваленең финалга сайлап алу турлары төгәлләнде. Уналтынчы тапкыр уздырылучы әлеге бәйгедә Зәй данын яклаган Әлфия Вәлиуллинаның “Азаль” һәм “Мирас” вокаль-хореография ансамбльләре, Лидия Нестягинаның “Улыбка” хореография ансамбле, аерым башкаручылар Александра Шишмагаева һәм Виктория Пузанкова гала-концертта катнашу хокукы алды

Зәйдә башкарма комитет җитәкчесе Илнар Хафизов рәислегендә хәрби хезмәткә әзерлек комиссиясе кичә беренче төркем егетләрне чакырып, сөйләшүләрне башлады. Ветераннар советы рәисе Марсель Хуҗин, спорт һәм туризм идарәсе башлыгы Илфат Әшрәпов, полиция, мәгариф, медицина белгечләреннән торган комиссия армия яшендәгеләрнең сәламәтлегенә, фикерләвенә, максатчанлыгына, үз-үзен тотышына аеруча игътибар бирде.

Иске Зәйдә балалар үзләре ясаган «Елмайчыклары» белән урамнарга, җәмәгать оешмаларына һәм сату нокталарына чыктылар. Алар һәр үткән-барган кешегә елмаеп истәлекле елмаю символикасы тапшырдылар. Һәр кешегә яхшы кәеф һәм күңел көрлеге бүләк иттеләр.

«2015 ел иганәчесе” буларак бүләкләнүче 70 кеше арасында зәйле дә бар. Бүләкләү тантанасы Казанның “Корстон” комплексында узды. Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миннеханов, Премьер-министр Илдар Халиков, Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, Татарстан Республикасында тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу фонды башкарма директоры Татьяна Ларионова катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International