13 апрельдән “Энергетик” мәдәният сараенда авыл үзешчән коллективларының чыгышлыры башланды. Алар үзәк сәхнәдә Россиядә кино елына багышланган “Тормыш кадрлары” дип исемләнгән театрлаштырылган тамашалары белән чыгыш ясыйлар. Кичә Дүрт Мунча авылы үзешчәннәре “Малиновкада туй” исемле тамаша күрсәттеләр. Чыгышлар 28 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.