Иске Зәйдә “кошлар турында кайгырт!”-дигән чара үтте

2016 елның 14 апреле, пәнҗешәмбе

13 апрель көнне Иске Зәйнең мәдәният йортында “Кошлар турында кайгырт!” –дигән чара үтте. Укучы балалар кошлар турында кайгыртуның ничек булганын кул остасы Михаил Атласов йортына барып карадылар. Анда ни генә юк. Тукай әкиятеннән "Шүрәле" образы, төрледән-төрле кош оялары, Кашей сыны, аю сыннары һәм башкалар. Балалар бу йортта үзләрен әкияттәге шикелле хис иттеләр. Аннан балалар үз куллары белән кош оялары ясауга кереште. “Кошлар өчен кайгырту” көне бик кызыклы һәм файдалы үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International