“Илһам” бөтенроссия яшь язучылар бәйгесе

2016 елның 14 апреле, пәнҗешәмбе

Татар телен, әдәбиятын, мәдәниятен саклау һәм үстерү, укучыларда әдәбиятка, сәнгатькә кызыксыну уяту, әдәби иҗатка сәләте булган яшьләрне ачыклау максатыннан, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы Татарстан Язучылар оешмасы белән берлектә татар телендә иҗат итүче мәктәп укучылары арасында “Илһам” бөтенроссия яшь язучылар бәйгесе игълан иткән иде. Шушы бәйгенең йомгаклау этабы 12нче апрель көнне Казан шәһәренең күңел ачу үзәге “Пирамида”да үткәрелде. Бу чарага Зәй районыннан “Илһам” бәйгесенең икенче турын уңышлы үткән 3 укучы чакырулы иде. Бохарай төп мәктәбенең 6нчы сыйныф укучысы Десятерик Артур Диплом белән, ә Аксар төп мәктәбенең 9нчы сыйныф укучылары Мингазов Илфат, Мирсаева Алиса лауреат дипломы белән бүләкләнделәр. Чара бик яхшы әзерлек белән оештырылган иде. Укучыларны Республика мәгариф һәм фән министры Э.Н. Фаттахов котлады. Һәр балага истәлекле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International