Зәйдә Р.Ш. Фәрдиев исемендәге паркның икенче өлешендә чик сакчысына һәйкәл куйдылар. Ачу тантанасы 1 июнь көнне булды һәм чик сакчылары өлкәннәрен һәм Шәһәрнең хәрби – патриотик оешмаларын берләштерде.
Кичә Казанда хөкүмәт йортында “Созвездие-Йолдызлык - 2016” телевизион яшьләр эстрада сәнгате ачык республика фестивале лауреатларына махсус дәүләт стипендияләре тапшыру тантанасы үтте. Анда фестивальнең йомгаклау турында беренче урыннарга лаек булган зәйлеләр – “Мирас” ансамбле һәм Александра Шишмагаева, ансамбльнең һәм Александраның сәнгать җитәкчесе Әлфия Вәлиуллина чакыру алды
1 июнь көнне Мирный бистәсендә 3 июньдә булачак кичке сабан туена бүләкләр җыйдылар. Яшьләр гармуннар белән, җырлап-биеп урам әйләнделәр, ә бүләкләр әзерләп куйган гаиләләр, яшь киленнәр максус таякка үзләренең кул эшләмзләрен, яулык һәм чиккән әйберләрен бәйләделәр.
Бүген Зәйдә балалар-яшүсмерләр клубларын капиталь төзекләндерү республика программасы буенча яшьләр үзәге ачылды. Шәһәрнең Икмәк кабул итү предприятиясе бистәсендә иске балалар бакчасы бинасын төзекләндереп әзерләнгән бу клубта “Канатлы Барс” яшьләр-яшүсмерләр берләшмәсе эшләячәк.
Глава Заинского муниципального района Разиф Каримов поддержал акцию «Подпиши родителей. Подпиши близких», стартовавшую в республике. Акцию по подписке родителей и близких на республиканские журналы и газеты инициировал генеральный директор медиахолдинга «Татмедиа» Андрей Кузьмин.
Җиңүнең 71 еллыгы уңаенан 24-31 майга кадәр “Казан-Волгоград-Казан” маршруты буенча Бөек Ватан сугышында катнашучылар,Советлар Союзы геройлары,Социалистик хезмәт геройлары катнашуында сәяхәт оештырылды.
27 майда Зәй пенсионерлары Казан шәһәрендә үткән VI республика Спартакиадасында катнашты. Алар җиңел атлетика, йөзү, өстәл теннисы, ату буенча ярыштылар. Ярыш нәтиҗәләре буенча Нина Шведчикова, Марат Уразманов иң яхшы күрсәткечләргә ирештеләр.