1 июнь көнне Мирный бистәсендә 3 июньдә булачак кичке сабан туена бүләкләр җыйдылар. Яшьләр гармуннар белән, җырлап-биеп урам әйләнделәр, ә бүләкләр әзерләп куйган гаиләләр, яшь киленнәр максус таякка үзләренең кул эшләмзләрен, яулык һәм чиккән әйберләрен бәйләделәр. Бүләкләр бик мулдан булды, чөнки сабан туе елга бер генә килә, ә күңел ачу, җырлап-бию күңелләргә дәрт һәм дәрман өсти.