Зәйләрнең яраткан урыны, Зәй буена урнашкан комлы, сулы кояшлы җирләрнең берсе, халкыбызның яраткан урыны ГРЭС янында урнашкан ял итү урыны җәйге чорга әзер. Анда 20 машина ком кертелгән.
29 май көнне шәһәр мәдәният йорты мәйданында “Балалар тормыш бизәге” дигән яшь рәссамчылар бәйгесе үтте. Бәйгедә Мирный бистәсендә яшәгән барлык фантазиягә бай яшьүсмерләр һәм балалар катнашты.
23 майда спорт сәләмәтләндерү үзәгендә “Сәләмәтлек” спартакиадасы кыссаларында үткән волейбол буенча финал уеннары тәмамланды.
Зәйдә район башлыгы Разиф Кәримов җитәкчелегендәге комиссия (“АгроКөч-Төркем” ЯАҖ, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчелеге, белгечләре, агрофирмалар җитәкчеләре, агрономнар) язгы чәчүлекләрне кабул итүе турында хәбәр иткән идек. Чәчүлекләр торышы 50 баллы система буенча бәяләнде.
29 майда “Энергетик” мәдәният сарае кашында эшләп килүче “Русская душа” һәм “Злато” рус фольклор коллективлары Лаеш районы Никольское авылында үткәрелүче 24 нче Бөтенроссия фольклор җыр фестивалендә уңышлы чыгыш ясады.
Алдан хәбәр ителгәнчә район башлыгы Разиф Кәримов җитәкчелегендәге делегация Самара сабан туенда катнашты. Анда безнең көрәшчеләр дә сынатмады – 60 кг. үлчәүдә Динар Кәримов, 70 кг.да – Булат Гадершин, 100 кг. үләчәүдә Радик Салахов беренче урынны алдылар, ә Сабан туеның абсолют батыры булып якташыбыз Радик Салахов калды.
Мирный бистәсендә “Халыкара күршеләр көнен” билгеләп үттеләр. Аны территориаль иҗтимагый үзәк шәһәр мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә әзерләде. Чарада тирә-күршеләр бергә җыелып көнкүреш мәсьәләләр турында гапләштеләр, киңәштеләр һәм чәй өстәле артында күңел ачтылар
«Энергетик» мәдәният сарае мәйданчыгында җәйге сезон ачылды, яисә кечкенә һәм яшьүсмер балалар өчен “Кояш учларда” -дигән проект эшли башлады. Чара программасында : сәхнәләштерелгән күргәзмә, конкурс һәм викторина оештырылды, “Энергетик” мәдәният йортының иң яхшы иҗат коллективлары,чакырылган кунаклар бар иде.
28 май көнне барлык чик сакчылары үзләренең профессиональ бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Ул бәйрәм 1994 елда Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә барлыкка килде.