Җиңүнең 71 еллыгы уңаенан 24-31 майга кадәр “Казан-Волгоград-Казан” маршруты буенча Бөек Ватан сугышында катнашучылар,Советлар Союзы геройлары,Социалистик хезмәт геройлары катнашуында сәяхәт оештырылды.Анда катнашучылар Казан,Тәтеш,Волгоград,Тольятти шәһәрләрендә булдылар.Бу шәһәрләрдә һәйкәлләргә чәчәк кую,ветераннар оешмалары белән очрашу, яшүсмерләрдә патриотик рух тәрбияләү максатында оештырылган түгәрәк өстәлләрдә катнаштылар. Круизда Зәйдән ветераннар Советы җитәкчесе Марсель Хузин һәм хезмәт ветераны Геннадий Халиуллин катнаштылар.