Кичә Казанда хөкүмәт йортында “Созвездие-Йолдызлык - 2016” телевизион яшьләр эстрада сәнгате ачык республика фестивале лауреатларына махсус дәүләт стипендияләре тапшыру тантанасы үтте. Анда фестивальнең йомгаклау турында беренче урыннарга лаек булган зәйлеләр – “Мирас” ансамбле һәм Александра Шишмагаева, ансамбльнең һәм Александраның сәнгать җитәкчесе Әлфия Вәлиуллина чакыру алды. Тантанада лауреатларны махсус премия белән Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков тәбрикләде. Шәһәрдәшләребезне инде берничә ел мәртәбәле бәйгедә лауреат булулары белән котлыйбыз.