Бүген Зәйдә балалар-яшүсмерләр клубларын капиталь төзекләндерү республика программасы буенча яшьләр үзәге ачылды. Шәһәрнең Икмәк кабул итү предприятиясе бистәсендә иске балалар бакчасы бинасын төзекләндереп әзерләнгән бу клубта “Канатлы Барс” яшьләр-яшүсмерләр берләшмәсе эшләячәк. Клуб ишек-алдында заманча баскетбол спорт мәйданчыгы да төзелде. Әлеге зур эшләрне 1 июнь балаларны яклау көненә өлгертеп, район җитәкчелеге һәм төзүчеләр яшь буынга зур бүләк ясады. Яңа клубны һәм спорт мәйданчыгын тантаналы төстә ачуда район башлыгы Разиф Кәримов, республика яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Алмаз Минголов, район җитәкчелеге, клубны түземсезлек белән көткән бистә халкы, балалар катнашты. - Бүген без балалар өчен мөһим булган өр-яңа объектларны ачтык, шуның белән яшь буынны Халыкара балаларны яклау көнендә сөендерәсебез килде. Барлык төзелеш эшләрен тиз арада, сыйфатлы башкарып чыгуга өстенлек бирдек. Республика программасы буенча төзелгән заманча спорт мәйданчыклары районыбызда 15 булды инде, 11 яшьләр үзәге актив эшчәнлек алып бара. Без республикада игълан ителгән социаль программаларга кереп, шәһәр-районыбыздагы төрле объектларны яңарту максатын куябыз, җирле бюджеттан да финанслар бүлеп, яшь буынның туган төбәгендә төпләнүе өчен шартлар тудырабыз. Әлбәттә, болар яшьләр өчен эшләнә, балаларыбыз аларда кинәнеп шөгыльләнеп, вакытларын файдалы уздырсын, - диде Разиф Кәримов. Алмаз Минголов, зәйлеләрнең спортта, актив яшьләр берләшмәләре эшчәнлегендә һәрчак алдынгы булуын ассызыклап, моның нигезе район җитәкчелегенең тиешле шартлар тудыруга игътибар бирүендә, диде. Иске бинаны төзекләндерү, заманчалаштыруга республика бюджетыннан 3,5 миллион сум акча күчерелде, ә керү комплексын ясау, әйләнә-тирәсен төзекләндерү өчен җирле бюджеттан өстәмә 2,5 миллион сумлап финанслар бүленде, ди яшьләр эшләре идарәсе башлыгы Елена Павлова. Ел ярым эчендә аны Алабуганың “Самур” ҖЧШ подрядчы оешмасы сафка бастырган. Икмәк кабул итү предприятиясе бистәсендә яшәүчеләр мондый бина барлыкка килүгә сөенеп бетә алмый. Беренчедән, инде җимерелү дәрәҗәсендәге, бу тирәнең ямен алып торучы иске бинага яңа сулыш өрелсә, икенчедән, бистәдә яшәүче балалар-яшүсмерләргә буш вакытларын файдалы үткәрүгә заманча шартлар тудырылды, әти-әниләргә балам шәһәрдә кая йөри икән, дип борчыласы юк хәзер. Монда рәсем сәнгате, кул эшләре, җыр-бию түгәрәкләре, патриотик тәрбия клубы һ.б. күптөрле шөгыльләргә киң урын бирелә.
Энҗе Әгъләмова