Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов #ПодпишиБлизких #ПодпишиРодителей акциясенә кушылды

2016 елның 1 июне, чәршәмбе

"Татмедиа" АҖ 2016 елның икенче яртысына вакытлы матбугатка язылу барышы кысыларында "Подпиши близких, подпиши родителей" дип аталган акция оештырды. Аңа зәйлеләр дә кушыла бара. Район башлыгы Разиф Кәримов әлеге уңайдан 16 данә газетага язылып, башкаларга үрнәк күрсәтте. Ул Минзәлә районында яшәүче әнисенә, шәһәр-районның 5 сугыш ветеранына, коррекция мәктәбенә - "Зәй офыклары" газетасын, шундый ук күләмдә "Новый Зай" һәм берәр данә "Ватаным Татарстан" һәм "Республика Татарстан" газеталарын яздырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International