ЯҢАЛЫКЛАР


7
июнь, 2016 ел
сишәмбе

7 июньдә шәһәр мәдәният йортында мәктәп яны һәм клубта оештырылган балалар лагеренда йөрүчеләр өчен Бөек рус шагыйре А.С. Пушкинның тууына 217 ел тулган көненә “Тылсымлы Пушкин илендә” – дип аталган әдәби квест үткәрелде.

«Татнефть» ААҖнең «Елховнефть» нефть һәм газ чыгару идарәсенә караган “Факел” балалар ял һәм сәламәтләндерү лагеры быел балаларны тагын бер өр яңа корпус белән каршы алды. Заманча корпус бүген тантаналы төстә ачылды.

5 июньдә хезмәт ветераны Аптекашева Мәгсумә Хәлисламовнага 90 яшь тулды. Аны гомер бәйрәме белән котларга шәһәр башлыгы урынбасары Елена Недошивина һәм автоклуб хезмәткәрләре килде.

Район хуҗалыкларында 11 көтүлек оештырылган. Шуларның 3 се савым сыерларыннан тора. Аларның 2 се Аксарда, 1 се Тюгеевкада. Хәзерге вакытта лагердагы маллардан сөт алу арта. Районыбыз республикада сөт савып алу буенча 13 урында.


6
июнь, 2016 ел
дүшәмбе

6 июнь көнне Бөек рус шагыйре А.С. Пушкиның тууына 217 ел тула. Шул көнне билгеләп үтәргә шәһәр мәйданында рус теле бәйрәме үткәрелде. Ул “Күренмәгән юллар аша...” дип исемләнгән иде һәм театрлаштырылган формада үтте. Чарада балалар һәм өлкәннәр катнашты.

Зәйдә Сабантуе көнне иртән үк, Сабантуй буласын белдереп, халыкны паркка чакырып, шәһәр урамнары буйлап бизәлгән атлар узды. Бәйрәм исә ат чабышлары белән ипподромда башланып китте. Шунысы игътибарга лаек, әлеге объект булдыруга 20 ел, биредә утыртылган агач-куаклар шактый үсеп, аңа үзгәлек өсти.

Госман Мифтахов, Яшел Үзән шәһәре. – Рамазан – изге ай. Бу айда һәрбер мөселман игелекле гамәлләр кылырга тиеш, чөнки Аллаһы Тәгалә рамазан аенда үзенең рәхмәт ишекләрен ача. Кечкенә генә изге гамәл өчен дә бик зур әҗерләр бирә. Шуңа күрә, бу айда мөселманнар күбрәк изгелек кылып калырга тырыша. Ифтар да бер изгелек булып тора


3
июнь, 2016 ел
җомга

Зәй сабан туенда катнашучыларга бик күп бүләкләр һәм кызыксындыру чаралары әзерләнгән. Гирь күтәрү, кул көрәштерү,шахмат, җиңел атлетика, аркан тарту, штанга күтәрүгә 500 дән артык истәлекле бүләкләр әзерләнгән.

Хөрмәтле зәйлеләр, шәһәребез һәм районыбыз кунаклары! Сезне чын күңелдән милли бәйрәмебез – Сабантуй белән котлыйм. Татар халкының гасырлардан килгән традицияләре арасында Сабантуй аерым урынны алып тора. Язгы кыр эшләре төгәлләнүне билгеләгән бу бәйрәмдә халкыбызның хезмәт сөючәнлеге һәм рухилыгына тиешле бәя бирелә.

1 июньгә район хуҗалыкларында 17547 баш эре терлек исәпләнә, шуның 4717 се савым сыерлары. 2016 елның 1 январе белән чагыштырганда эре мөгезле терлек саны 747 башка арткан, шул исәптән 310 башы сыер саны.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International