Зәйдә чик сакчысына һәйкәл куйдылар

2016 елның 2 июне, пәнҗешәмбе

Зәйдә Р.Ш. Фәрдиев исемендәге паркның икенче өлешендә чик сакчысына һәйкәл куйдылар. Ачу тантанасы 1 июнь көнне булды һәм чик сакчылары өлкәннәрен һәм Шәһәрнең хәрби – патриотик оешмаларын берләштерде. Чарада катнашкан район башлыгы Разиф Кәримов тантананың 1 июнь көнне үткәрелүе юкка түгел, чөнки әлеге көн халыкара балаларны яклау көне итеп күңелләрдә саклана. Ләкин инде һәйкәлнең и паркның икенче өлешендә урнашуы да тикмәгә түгел, чөнки шундый дәрәҗәле хәрбиләргә һәйкәл куела икән ул урында һәрвакыт тәртип булачак – диде үзенең чыгышында район башлыгы һәм һәйкәлне торгызуда активлык күрсәтүчеләргә рәхмәт хаты тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International