27 майда Зәй пенсионерлары Казан шәһәрендә үткән VI республика Спартакиадасында катнашты. Алар җиңел атлетика, йөзү, өстәл теннисы, ату буенча ярыштылар. Ярыш нәтиҗәләре буенча Нина Шведчикова, Марат Уразманов иң яхшы күрсәткечләргә ирештеләр. Нина атуда 4 күрсәткечкә ирешсә, Марат өстәл теннисы буенча 7 нәтиҗә күрсәтте. 45 җыелма командасы арасында зәйлеләр 10 урынны алды.