“Шатлыклы бәйрәм”

2016 елның 2 июне, пәнҗешәмбе
Балаларны яклау көне ил күләмендә билгеләп үтелә. Бу бәйрәмне тагында ямьләндерү максатыннан туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре Зәй-2 бистәсендә яшәүче балалар өчен музей мәйданчыгында күңелле чара үткәрделәр.Чарада башкарма комитет эшләре белән идарә итүче И.П. Якупова,опека бүлеге башлыгы С.А.Филюшина балаларны тәрбиягә алучы ата-аналарга башкарма комитет җитәкчесенең рәхмәт хатларын тапшырдылар. Музей хезмәткәрләре исә аларга музейга бер ел дәвамында йөрү мөмкинлеге бирә торган музей абонементларын бирделәр. Чара азагында һәрбер катнашучыга истәлекле бүләк тә тапшырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International