Эш сәфәре барышында Фәрит Хәйруллович “Зәй” агрофирмасы басуларын карады, “Заман” җитештерү-сәнәгать мәйданында, аннан шикәр заводында булып, биредә 60 мең тоннага исәпләнгән гранулаштырылган чөгендер түбе өчен яңа склад ачуда катнашты, заводтагы реконструкция барышы белән танышты.
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе районнардагы социаль объектларда да булырга ниятли Бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республиканың Зәй һәм Тукай районнарына бара. Бу хакта республика Хөкүмәтенең рәсми порталында хәбәр ителә.
Зәй шикәр заводы яңа юбилей сезонына тулысынча әзер. Җылы һава торышы шикәр чөгендере утыртуны иртәрәк башлауга мөмкинлек бирде, димәк аның өлгереп җитүе дә иртәрәк була.
Зәй районы сөт җитештерү буенча республикада 14 урынга күтәрелде. Бүгенгесе көнгә көнлек савым 73 тонна тәшкил итә. Бу 1 сыерга 16,5 литр туры килә.
Татарстан Республикасы хезмәт күрсәтү порталында (uslugi.tatarstan.ru) һәр мөрәҗәгать итүченең гади электрон имзасы белән никах теркәүгә өйдән чыкмыйча гына тулысынча электрон гариза тапшырырга мөмкин.
Иске Зәйнең мәктәп тауында урнашкан музей тыюлыгы иң матур табигать урыннарының берсе булып санала. Анда күп еллар буенча сакланып килгән нарат агачлары саклану гына түгел, янында гына урнашкан чиркәү, мәчет, “сәнәкчеләр” корбаннары истәлегенә салынган хәйкәл һәм башка архитектура истәлекләре ачыктан-ачык күренеп тора.
Бүген “Энергетик " Мәдәният сараенда шәһәрдә яшәүче социаль авыр хәлдәге гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар өчен “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясе кысаларында бәйрәм оештырылды. Чарага әлеге акциягә кушылган оешма-предприятиеләр җитәкчеләре, эшмәкәрләр дә чакырылды.
15 сентябрьгә “Ялта-Зәй” чаңгы үзәге базасында роллерлы чаңгы юлы төзү тәмамланырга тиеш. Трасса республикакүләм ярышлар үткәрү өчен бөтен таләпләргә туры китереп эшләнә. Трассаны Чаллы төзү оешмасы башкара һәм ул республика бюджетыннан финанслана.
Зәйдә күпфатирлы йортларда зур төзекләндерү эшләре башкаргач, “Ишегалды бәйрәме” уздыру гадәте бар. Кичә Никифоров урамының 85нче йорт ишегалдында чираттагы шундый бәйрәм узды. Күрше күршесен белү дә кирәк, йортта яшәүчеләр бер-берсе белән аралашты, хәл-әхвәл белеште
9 августта яңа уку елына әзерлек буенча смотр булып үтте.Анда район җитәкчелеге катнашында мәктәпләрнең яңа уку елына әзерлеген күзәттеләр. Мәктәп директорлары һәм район мәгариф идарәсе хезмәткәрләре катнашында үткәрелгән смотрда кайсы мәктәпкә алдынгылыкны буенча да фикер алыштылар.