“Восток” агрофирмасының “Үрнәк” бүлекчәсе хезмәтчәннәре быелгы чәчүдә дә, уракта да өлгер эшләүче хуҗалык булып табылды. 10 августта биредә урып-җыю эшләре төгәлләде. Бүгенге көндә үрнәклеләр татлы тамыр - чөгендер алу белән мәшгуль.
12 август көнне Бохарай авыл клубында “Энергетик” мәдәният хезмәткәрләре оештырган иҗат десанты авыл халкы өчен концерт оештырды. Программада “Русская душа”, “Злато”, В. Тыткин, Д. Салахиева һәм Г. Халиуллин катнашында матур җырлар, мавыктыргыч нәфис сүз яңгырап торды.
“Каенкай” балалар бакчасында йөрүче балалар өчен мәктәп тауында “Күңелле ыгы-зыгы” – исемле чара үткәрелде. Ул “Мәктәп тауында ял” дип аталды. Аларга район мәдәният йорты, музей һәм яшьләр үзәге мавыктыргыч программа әзерләгән иде.
13 август көнне “Энергия” стадионында Бөтенроссия физкулттурачылар көненә багышланган “Спорт белән дуслан!” дигән исем астында мәктәпкәчә балалар арасында спорт фестивале үткәрелде.
Район мәдәният йорты каршында эшләп килүче агитбригада менә инде бер ай вакыт һәр көнне районыбыз кырларына чыгып урып-җыю эшендә катнашучы механизаторларга үзләренең җырларын һәм изге теләкләрен җиткерә.
«Бердәм Россия» партиясе башлап җибәргән «Көчле Татарстан! Бердәм Россия!» партия эстафетасын кичә зәйлеләр кабул итте. РФ Дәүләт Думасына кандидатлар һәм төрле дәрәҗәдәге депутатлар республика, район халкы белән очраша, гозер-үтенечләрен тыңлый.
Зәйдә кичә шикәр чөгендере алуга керешелде. Ул районда барлыгы 10 мең гектардан артык мәйдан били. Татлы тамыр алу белән барлык агрофирмалар да мәшгуль. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, 12 августка татлы тамыр 200 гектарда җыеп алынган.
11 август көнне Мирный бистәсенең ял паркында балалар өчен әкияттән алынган уеннардан ял программасы булдырып анда балалар катнашында “Без уйныйбыз- бер дә боекмыйбыз” –дигән дивиз астында мавыктыргыч уеннар үткәрделәр.
Зәйдә язгы бодай суктыру тулы куәттә бара. Бу эш белән 70тән артык комбайн мәшгуль. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, 12 августка игеннәр 28800 гектарда җыеп алынган. Бу – барлык мәйданның 79 проценты дигән сүз.
2016 нче елның 10 августында Зәй муниципаль районы ГХАТ бүлегендә юбиляр парны котладылар. Бәйрәмгә 25 ел бергә гомер кичерүче Ивановлар гаиләсе чакырылган иде.