Эш сәфәре барышында Фәрит Хәйруллович “Зәй” агрофирмасы басуларын карады, “Заман” җитештерү-сәнәгать мәйданында, аннан шикәр заводында булып, биредә 60 мең тоннага исәпләнгән гранулаштырылган чөгендер түбе өчен яңа склад ачуда катнашты, заводтагы реконструкция барышы белән танышты. Шикәр заводында бу сезонга әзерлек максатында күп кенә төзекләндерү эшләре алып барылды. Фәрит Хәйруллович катнашында яңа шикәр кайнату сезоны башлануга старт бирелде. “Зәй шикәре” АҖ Россиядә иң куәтле җитештерү мәйданнарының берсе булып тора. Узган ел завод 1 миллион тоннадан артык чимал кабул итеп,125 мең тонна шикәр комы җитештерде. Предприятие узган ел тәүлегенә 7400 тонна чимал эшкәртсә, быелгы сезонда 7800 тонна татлы тамыр эшкәртүгә исәп тота. Бу көнне Татарстан Дәүләт Советы Рәисе игътибарыннан шәһәрдәге зур төзелешләрнең берсе - Алнаш-Бөгелмә тимер юл күпере дә читтә калмады. Фәрит Мөхәммәтшин “Энергетик” Мәдәният сараенда район активы белән очрашты.