Зәйдә “Ишегалды бәйрәмнәре” үтә

2016 елның 10 августы, чәршәмбе

Зәйдә күпфатирлы йортларда зур төзекләндерү эшләре башкаргач, “Ишегалды бәйрәме” уздыру гадәте бар. Кичә Никифоров урамының 85нче йорт ишегалдында чираттагы шундый бәйрәм узды. Күрше күршесен белү дә кирәк, йортта яшәүчеләр бер-берсе белән аралашты, хәл-әхвәл белеште. Бәйрәмдә ветераннарның урыны түрдән булды. Бәйрәм программасыннан юбилярлар, беренче класска укырга баручылар да читтә калмады. “Энергетик” Мәдәният сарае үзешчәннәре чыгышы бәйрәмгә үзенчәлек өстәде.

Рәзимә Кашапов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International