Зәй районы сөт җитештерү буенча республикада 14 урынга күтәрелде. Бүгенгесе көнгә көнлек савым 73 тонна тәшкил итә. Бу 1 сыерга 16,5 литр туры килә. Сөт җитештерү өчен уңайлыклар тудыру да көн үзәгендә. Куш-Елга авылында 400 баш сыерга исәпләнгән ферма сафка басты. Анда тудыру йорты һәм сөт үткәрү җайланмасы төзекләндерелә. Сәвәләй авылы фермасында да тудыру йортында җилләндерү җайланмасы урнаштыру бара. “Нива” хуҗалыгының 2 сыер фермасында (һәрберсе 200 башка исәпләнгән) төзекләндерү эшләре үткәрелә. Дүрт Мунча һәм Сәвәләй авылларында сенаж һәм силос базлары төзелә.