9 августта яңа уку елына әзерлек буенча смотр булып үтте.Анда район җитәкчелеге катнашында мәктәпләрнең яңа уку елына әзерлеген күзәттеләр. Мәктәп директорлары һәм район мәгариф идарәсе хезмәткәрләре катнашында үткәрелгән смотрда кайсы мәктәпкә алдынгылыкны буенча да фикер алыштылар.
8-10 август көннәрендә Алабуга шәһәрендә VII халык-ара мәктәп укытучыларының фестивале үтә. Анда Зәйдән дә катнашучылар бар һәм алар активлык күрсәтә.
9 августта “Шатлык” социаль яклау үзәгендә “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” акциясекнең йомгаклау этабы үтте. Ул авыл балалары өчен әзерләнгән иде. Чарада район башкарма комитеты җитәкчесе Ильнар Хафизов һәм аның урынбасары, мәгариф идарәсе җитәкчесе Гөлчәчәк Галимова катнаштыла
Бүген Зәй районында мәктәпләрне яңа уку елына әзерлек буенча тикшерү төгәлләнә. Комиссия эшендә гадәттән тыш хәлләр Министрлыгы, кулланучыларның күзәтү һәм мәгариф идарәсе хезмәткәрләре катнашты. Комиссия 27 мәктәпне, 30 балалар бакчасын һәм башка балалар учреждениеләрен тикшерде.
Зәйдә урып-җыю эшләре кызганнан-кыза бара: көзге культуралар уңышын җыю төгәлләнде, арпа суктыру да тәмамланып килә. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, 9 августка игеннәр 24100 гектарда җыеп алынган.