Иске Зәйнең мәктәп тауында урнашкан музей тыюлыгы иң матур табигать урыннарының берсе булып санала. Анда күп еллар буенча сакланып килгән нарат агачлары саклану гына түгел, янында гына урнашкан чиркәү, мәчет, “сәнәкчеләр” корбаннары истәлегенә салынган хәйкәл һәм башка архитектура истәлекләре ачыктан-ачык күренеп тора. Хәттә хәзерге көнгә кадәр сакланып килүче Зәй шәһәре крепосте калкулыклары да тарих хәтерен яңартырга мөмкинлек бирә. Ләкин анда ял итүчеләр чүп-чарларын, азык-төлек калдыкларын калдырып ял итү урынын чүп-чар оясына әйләндерә. 10 август көнне музей хезмәткәрләре тыюлыкны җыештыру буенча акция иглан итте. Акциядә музей хезмәткәрләре һәм актив катнашты. Нәтиҗәдә тыюлык чүп-чардан арындырылды, су буйлары чистарып калды.