15 сентябрьгә “Ялта-Зәй” чаңгы үзәге базасында роллерлы чаңгы юлы төзү тәмамланырга тиеш. Трасса республикакүләм ярышлар үткәрү өчен бөтен таләпләргә туры китереп эшләнә. Трассаны Чаллы төзү оешмасы башкара һәм ул республика бюджетыннан финанслана.