Татарстан Дәүләт Советы Рәисе районнардагы социаль объектларда да булырга ниятли Бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республиканың Зәй һәм Тукай районнарына бара. Бу хакта республика Хөкүмәтенең рәсми порталында хәбәр ителә. Татарстан парламенты җитәкчесе урып-җыю кампаниясе барышы белән танышачак һәм аграрийлар белән очрашачак. Очрашуда шулай ук авыл җирлеге башлыклары, инвесторлар һәм республиканың эре хуҗалыклары җитәкчеләре катнашачак. Моннан тыш, Фәрит Мөхәммәтшин районнардагы социаль объектларда булырга ниятли.