Бүген “Энергетик " Мәдәният сараенда шәһәрдә яшәүче социаль авыр хәлдәге гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар өчен “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясе кысаларында бәйрәм оештырылды. Чарага әлеге акциягә кушылган оешма-предприятиеләр җитәкчеләре, эшмәкәрләр дә чакырылды. Тантанада район башлыгы Разиф Кәримов чыгыш ясап, беренче сыйныфка җыенучы балаларны бәйрәм белән котлады, аларны яхшы укырга, тәртипле булырга чакырды. Бәйрәм нәни үзешчәннәр чыгышы белән аралашып барды. Тантанада шәһәр-бистәләрдә яшәүче 80 балага мәктәп кирәк-яраклары тутырылган сумкалар бүләк ителде.
Рәзимә Кашапова