Шикәр заводы 50 сезонын башлап җибәрә

2016 елның 11 августы, пәнҗешәмбе

Зәй шикәр заводы яңа юбилей сезонына тулысынча әзер. Җылы һава торышы шикәр чөгендере утыртуны иртәрәк башлауга мөмкинлек бирде, димәк аның өлгереп җитүе дә иртәрәк була. Завод хезмәткәрләренең планнары бик зурдан. Былтыргы рекордны кабатлау һәм аны узып китү. Былтыр 1 млн. 125 мең тонна шикәр чөгендере җитештерелсә, быел ул санны 1 млн. 200 мең тоннага җиткереү бурычы тора. Бер суткага 7500 тонна чимал эшкәртеләчәк. Бу былтыргы күрсәткечтән 100 тоннага күбрәк. Заводта 500 кеше даими хезмәткәр булса, чөгендер эшкәртү чорына 120 хезмәткәр вакытлыча эшкә алыначак. Барлык белгечлек буенча да укулар үткәрелгән, хезмәт куркынычсызлыгы буенча да инструктажлар бирелгән. Шикәр заводында күп кенә төзекләндерү эшләре дә үткәрелгән. Шул исәптән чималны тулысынча куллану һәм алардан товар алу каралган. Шулай ук тирә як мөһитны саклау мәсьәләләренә зур әһәмият бирелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International