ЯҢАЛЫКЛАР


15
август, 2018 ел
чәршәмбе
Республикада яңа http://i.tatarstan2030.ru. сайты ачылды. Ул Татарстан Республикасының 2030 елга кадәр үсеш стратегиясен өйрәнеп, анда үз теләк-тәкъдимнәреңне кертү мөмкинлеге тудыра. Биредә һәр район кешесе үз фикерен язып калдыра ала.

14
август, 2018 ел
сишәмбе
Район башлыгы Разиф Кәримов елына ике тапкыр халык җыеннары кысаларында авылларда яшәүчеләр белән очраша. Аксар авыл җирлеге җыены Иске Тәкмәк клубында узды.
Республикада урып- җыю эшләренең барышына багышланган брифинг бүген Министрлар Кабинетында видеоконференция режимында узды. Журналистларны урак барышы белән ТР премьер- министры урынбасары –авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек министры Марат Әхмәтов таныштырды.
Зәйдә район җитәкчелеге елына ике мәртәбә халык белән очрашып, социаль-икътисади үсеше нәтиҗәләре буенча хисап тота. Әлеге чара шәһәрдә яшәү урыны буенча очрашулар, авыл җирлекләрендә - халык җыеннары формасында уза.
11 сентябрьдә Зәйгә ТРда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина, ТР мәҗбүри медицина иминияте территориаль фонды директоры Алсу Мифтахова, балигъ булмаган балалар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясе җаваплы секретаре Илсөяр Гарифуллина килә.

13
август, 2018 ел
дүшәмбе
Универсаль мәйданчыкларны төзү дәүләт казнасына 310 млн. сумга төшәчәк. Программа гамәлгә ашырыла башлаганнан бирле 2013 – 2017 нче елларда Татарстанда 791 спорт мәйданчыгы төзелеп, файдалануга тапшырылды. Быел аларның саны 888 гә җитәчәк.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, 13 августка Зәйдә бөртеклеләр 19561 гектар мәйданда җыеп алынган. Бу - барлык мәйданның 53 проценты дигән сүз. Суктырылган ашлык күләме - 78244 тонна. Уңыш уртача гектарыннан 40 центнер тәшкил итә.

“Энергия” стадионында оештырылган зур спорт бәйрәмендә предприятие-оешмалар, авыл җирлекләре, балалар-яшүсмерләр спорт мәктәпләрендә шөгыльләнүчеләр, мәктәпкәчә яшьтәге балалар катнашты.

10
август, 2018 ел
җомга
Бүген Зәйгә эшлекле сәфәр белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов килде. Республика башлыгының районга килүенең максаты – урып-җыю эшләре белән якыннан танышу.

9
август, 2018 ел
пәнҗешәмбе
Зәй мәшгульлек үзәгендә 1С:Предприятие программасы буенча квалификацияне күтәрү курсларын тәмамлау турында документлар тантаналы төстә тапшырылды. Әлге программа буенча 3 яшькә кадәр баласы белән декрет ялында булган, хезмәт эшчәнлеген дәвам итәргә планлаштырган 10 хатын-кыз укыды.Укулар Яр Чаллының инновация, менеджмент һәм бизнес колледжы укытучылары тарафыннан алып барылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International