Район авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, 13 августка Зәйдә бөртеклеләр 19561 гектар мәйданда җыеп алынган. Бу - барлык мәйданның 53 проценты дигән сүз. Суктырылган ашлык күләме - 78244 тонна. Уңыш уртача гектарыннан 40 центнер тәшкил итә. Бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культураларның яртысыннан күбрәге Әлки (59,7 процент), Нурлат (57,6 процент), Апас (54,7 процент), Зәй (52,6 процент), Тәтеш (52,4 процент), Буа (51,7 процент), Сарман (51,1 процент) районнарында җыеп алынган. Республика буенча бүгенге көнгә 1690,1 мең тонна ашлык суктырылган. Уртача уңыш гектарыннан 28 центнер тәшкил итә. Әлеге күрсәткеч буенча лидерлар арасында - Зәй (40 центнер), Актаныш (37 центнер), Сарман (36,3 центнер), Нурлат (34,5 центнер), Тукай (34,4 центнер), Тәтеш (34 центнер) районнары.